news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кискен тын юллары инфекциясе эпидемия бусагасыннан арткан

Казанда әлегә кискен тын юллары инфекциясе эпидемия бусагасыннан артмаган

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда кискен тын юллары инфекциясе белән авыру эпидемия бусагасыннан арткан, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча матбугат хезмәте.
Бүгенге көндә республикада кискен тын юллары инфекциясе белән авыруның 17742 очрагы теркәлгән, 10 мең кешегә 50,2 авыру туры килә. Узган атна белән чагыштырганда авыручылар саны 34,6 процентка арткан.
Узган атнада Казанда 7122 очрак инфекция авырулары теркәлгән, бу узган атна белән чагыштырганда 20,8 процентка күбрәк. Аларның 6492сен кискен тын юллары инфекциясе тәшкил итә, ул узган атнага караганда 24,6 процентка артык һәм эпидемия бусагасыннан 17,05 процентка түбән.
Моннан тыш, 2009 елның 30 октябреннән 4 ноябренә кадәр республика шәһәрләрендә кискен эчәк инфекциясе белән авыруның 284 очрагы теркәлгән. Узган атна белән чагыштырганда бу авыруны йоктыручылар саны 2,4 процентка кимүе күзәтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100