Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда кискен тын юллары авыруларыннан интегүчеләр арткан
Узган атна белән чагыштырганда, Казанда авыручылар саны 25,9 процентка кимегән
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 10-16 ноябрьдә кискен тын юллары белән авыручыларның 11 мең 596 очрагы теркәлгән, бу 10 мең кешегә 29,7 процент авыру туры килә дигән сүз, дип хәбәр итә Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсе.
Авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 36,6 процентка түбәнрәк, 2 яшькәчә балалар арасында – 54,4 процент, 3-6 яшьтәгеләр арасында – 48,7 процент, 7-14 яшьтәгеләр арасында – 46,1 процент, 15 һәм аннан да өлкәнрәкләр арасында – 38 процентка. Узган атна белән чагыштырганда, авыручылар саны 37,7 процентка арткан.
Казанда кискен юллары вирус инфекциясе белән авыруның 5 мең 402 очрагы теркәлгән. Авыручылар дәрәҗәсе эпидемия бусагасыннан 21,7 процентка түбән, ә узган атна белән чагыштырганда, 25,9 процентка кимегән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз