news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кискен суыту урып-җыю темпларын арттырырга ярдәм иткән

Республикада шикәр чөгендере, кукуруз һәм көнбагыш җыю эшләре дәвам итә. Шикәр чөгендеренең 50 мең гектардан 48,8 мең гектары, ягъни 98 проценты җыелган.

Барлыгы 1,86 миллион тонна тамыразык җыеп алынган, республика буенча уртача уңыш – 382 ц/га. Республика кырларында урып-җыю эшләренең барышы турында бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр итте.

Бу турыда ул барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә сөйләде. Татарстан Президентының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

«Суыкларга кадәр комбайннар эшли алмый иде диярлек һәм 300 гектарга якын гына җыеп алынды, минуслы температура урнашкач эш темплары җитди артты – тәүлегенә 900 гектарга кадәр. Бу атнада 3,9 мең гектар мәйдан казылган», – диде Наил Залаков.

Аграрийлар Буа, Мөслим, Тәтеш һәм Апас районнарында 1300 гектар мәйданны җыеп алырга тиеш. Казуда 54 чөгендер җыю комбайны эшли. Комбайнда тәүлеклек җитештерү уртача 20 гектарга кадәр тәшкил итә. Тәтеш районында чөгендернең иң зур уңышы – 534 ц/га. Зәй районы барысыннан да күбрәк казып алды – 367 мең тонна.

Заводларга 976 мең тонна шикәр чөгендере яки 53 процент ташылган. Тәүлегенә 13 мең тонна эшкәртелә. Сезон башыннан яңа уңыштан 133 мең тонна шикәр комы җитештерелгән.

Көнбагыш буенча 215 мең гектардан 123 мең гектар җыеп алынган, ягъни мәйданнарның 57 проценты. 237 мең тонна суктырылган, уңыш – 19,3 ц/га, тәүлек эчендә 7 мең гектардан артык мәйдан җыеп алына. Тамырда 92 мең гектар кала, бу шактый зур эш.

47,3 мең гектар кукурузның 13,5 мең гектары җыеп алынмаган – 28 процент. Барлыгы 160 мең тонна кукуруз бөртеге җыелган, уртача уңыш – 47 ц/га. Тәүлек эчендә җитештерү 1,5 мең гектар тәшкил итә.

Республикада көнбагыш һәм кукурузны җыеп алу өчен махсус ургычлы 513 комбайн эшли, йөк ташуда – 1 меңнән артык йөк машина, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100