news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кискен суытачак һәм юеш кар явачак

Төнлә температура -2 градус, көндез -2..-3 градус салкын була.

Татарстанда кискен суытачак һәм юеш кар явачак
Рамиль Гали

(Казан, 7 ноябрь, "Татар-информ"). Иртәгә, 8 ноябрьдә, Татарстанда кискен сутытачак. Көндез урыны белән яңгыр, юеш кар явачак. Бу турыда ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлекне күзәтү идарәсе хәбәр итте.

Җил төньяк-көнбатыш юнәлештән төньяк-көнчыгышка таба үзгәрәчәк. Төнлә, бүген көндез кебек үк, урыны белән җил тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.  

Төнлә температура -2 градуска кадәр төшә. Көндез -2..-3 градус салкын була. Төбәкнең көньяк-көнчыгышында җылырак, көньяк-көнбатышында салкынрак булыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100