news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кискен эчәк инфекциясе белән чирләүчеләр арткан

Бер атна эчендә бөер синдромлы геморрагик бизгәкнең 54 очрагы теркәлгән

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). 20-26 октябрьдә Татарстанда  кискен эчәк инфекциясе белән 450 кеше чирләгән. Бу 100 мең кешегә 15,6не тәшкил иткән, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларны яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе.

Кискен эчәк инфекциясе белән авыручылар дәрәҗәсе узган атна белән чагыштырган вакытта 8,9 процентка арткан. Шулай ук узган атнада бөер синдромлы геморрагик бизгәкнең 54 очрагы теркәлгән.

Аерым алганда, Казанда - 13, Чаллыда – 12, Түбән Кама районында – 10, Лениногорск районында – 4, Бөгелмә, Зәй районнарында – 3әр очрак, Балтач, Тукай районнарында – 2шәр, Азнакай, Тәтеш, Сарман, Актаныш, Чистай районнарында  –  1әр очрак.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100