news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кискен эчәк авырулары күзәтелгән кешеләр саны 6,4 процентка арткан

19-25 февраль көннәрендә республика шәһәрләрендә кискен эчәк инфекцияләре белән йогышлануның 432 очрагы теркәлгән

(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”). 19-25 февраль көннәрендә республика шәһәрләрендә кискен эчәк инфекцияләре белән йогышлануның 432 очрагы теркәлгән. Узган атна белән чагыштырганда, кискен эчәк авырулары күзәтелгән кешеләр саны 6,4 процентка арткан, дип хәбәр итә кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot