Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда кинотеатрлар 15 июльдә ачылмаячак
Республикадагы кинозаллар чикләүләрне бетерүнең өченче этабында гына эшли башлый.
(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсендә аңлатуларынча, Татарстанда кинозаллар чикләүләрне бетерүнең өченче этабында гына ачыла. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
«Өченче этапка ирешкәч тә, ачачакбыз. 15 июль — юк әле», — дип аңлатты ул.
Элегрәк РИА Новости хәбәр иткәнчә, Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко Россиядә кинотеатрларның 15 июльдән эшли башлаячагын әйткән иде.
Премьераларны барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп: социаль дистанцияне саклап, тамашачылар һәм персоналның перчаткалары һәм битлекләре булган очракта карап булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз