news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кино тармагына быел 132 миллион сумга якын акча тотылган

Кинематография өлкәсендә проектларны тормышка ашыру өчен 8,2 млн. сум субсидия бирелгән иде.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның кино тармагына быел 131 973 000 сум акча тотылды, шул исәптән, 49 954 000 сум федераль акчалар җәлеп ителде, дип хәбәр итте Республикасы Мәдәният министрлыгында узган Россиядә кино елы уңаеннан республикада үткәрелгән чараларга йомгак ясалган матбугат конференциясендә мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова. Ул кино тармагы үз эченә кинопрокат, кино күрсәтү, кино төшерү, кадрлар әзерләү системасы, фестиваль хәрәкәтен үз эченә алуын искә төшереп, бу акчаларның кино төшерү, кино күрсәтү һәм кино прокаты буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтүгә, кино учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуга, кино төшерүгә ярдәм итүгә, кино проектларына грантлар бирүгә һәм мәдәни чаралар уздыруга тотылганлыгын әйтеп узды. “Татарстанның кино челтәре 42 муниципаль кино учреждениесеннән тора, муниципаль берәмлекләрдә 29 кинотеатр эшли, шуларның берсе - дәүләт кинотеатры, җидесе - муниципаль һәм 21е - хосусый. 38 кинозалы эшләп тора, шуның икесе дәүләтнеке, 36сы – муниципаль. Шулай ук авылларга чыгу өчен 27 күчмә кино күрсәтү җайланмасы бар. Муниципаль районнарның күпчелегендә даими рәвештә кино күрсәтелә”, дип санады мәдәният министрының кино тармагы өчен җаваплы урынбасары.

Исегезгә төшерәбез, быел июль аенда Татарстан мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте кинематография өлкәсендә проектларны тормышка ашыру өчен 8,2 млн. сум субсидия бирелүен хәбәр иткән иде. Бу акчаларга дүрт документаль, өч кыска метражлы нәфис фильм, бер һәм бер тулы метражлы нәфис фильм төшерелгән.

Мәдәният министрлыгында ел йомгакларына багышлап үткәрелгән матбугат конференциясендә әлеге фильмнарның тиздән дөньяга чыгачагын хәбәр иттеләр. Фильмнарны Николай Морозов, Салават Юзеев, Илдар Ягъфәров, Рөстәм Рәшитов, Фәрит Дәүләтшин һәм башкалар төшерә. Исемлектә булган анимацион фильм инде төшерелеп киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде дә. Сүз “Татармультфильм” студиясенең “Котраг – Кубратның улы” мультфильмы турында бара. Бу “Мирас угы” сериалының яңа сериясе – вакыйга башланганчы булган тарихны сурәтләгән “нуленче” серия (приквел) иде. Мультфильм өчен 1 миллион сум субсидия бирелгән булган.

Дәүләт заказы белән төшерелә торган фильмнарның арада иң кыйммәтлесе – 2 миллион сумга Илдар Ягъфәров төшерә торган “Байгал” фильмы.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100