news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кино үсешенә яңа шартлар булдырылачак - Айрат Сибагатуллин

Әлегә 7 муниципаль районда кино күрсәтү урыннары бөтенләй юк.

(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Барлык мәдәни чаралар белән беррәттән, Татарстанда кино сәнгате үсешенә дә зур игътибар бирелә. Бу хакта ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин “Авыл җирлегендә мәдәният оешмалары челтәренең үсеше” турындагы күчмә утырыш вакытында әйтте.
“Шәһәрдә дә, авылда да халыкта ихтыяҗ тудырган өлкә булып - кино кала бирә. Татарстанда төшерелгән фильмнарга республика халкының кызыксынуы артты. Кызганычка, республикада кинотеатрлар челтәре күп түгел. Нибары 40 оешма (27 күчеп йөри торган комплектны кертеп), авыл җирлекләренә хезмәт күрсәтә. Ә 7 муниципаль районда кино күрсәтү нокталары бөтенләй юк”, - диде ул.

Татарстан Республикасы дәүләт һәм мунципаль кино оешмалары эшчәнлеген хәл итү өчен, Татарстан мәдәният министры кинематография өлкәсен үстерүдә һәм камилләштерүдә чаралар исемлеге төзегән.

“Аның нигезендә, 2020 елга республикада 113 кино күрсәтү ноктасыннан кино челтәре төзү күздә тотыла. Моның өчен күчмә кино күрсәтү комплектлары белән 100 % тәэмин ителеш кирәк. Шулай ук районнардагы ремонт ясалган һәм тиешле җиһазлар белән тәэмин ителгән кино учреждениеләренең санын 81 % ка (9 оешма) җиткерү, 90 мәдәни-күңел ачу учреждениесен кино күрсәтү җиһазы белән тулыландыру күздә тотыла.

Шулай ук төп бурычлар булып, дәүләт һәм муниципаль кино залларында күрсәтү өчен бердәм репертуар планы төзү, дәүләт заказы буенча кино төшерүне елга 24 кә җиткерү (бүгенге көндә унлап фильм төшерелә), “беренче экран”да прокатка күрсәтү өчен 12 фильмга хокук алу тора.
Әлеге чаралар республиканың кинозалларына яңа функцияләү моделенә күчәргә, Ә “Татаркино” оешмасына республика территоиясендә төп дистрибьютер булырга, шулай ук фильмнар күрсәтү һәм прокатка чыгаруда дәүләт мәнфәгатьләрен кайгыртырга ярдәм итә”, - диде Айрат Сибагатуллин.

Бүген стационар һәм даими нигездә, Актаныш районының - Актаныш, Әлкинең - Базарлы Матак, Әтнәнең - Олы Әтнә, Мөслим районының - Мөслим, Яңа Чишмә, Питрәч, Сарман, Чирмешән залларында кино күрсәтелә.

Моннан тыш, 2016 елда “Авыл җирлекләрен тотрыклы үстерү” федераль программасы нигезендә, Лаеш районының - Дятлово, Теләченең - Үзәк, Югары Осланның – Шеланга, Әлмәтнең – Яңа Кәшер, Чистайның Чистай Выселкасы мәдәният йортлары заманча кино җайланмалары белән тәэмин ителгән.
Шулай итеп, 2015 елдан башлап, республиканың 15 авыл клубына заманча кино җайланмасы куелган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100