news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кино күрсәтү мөмкинлекләре булмаган районнар саны кимегән

Дәүләт Советында Татарстанда кинематография үсеше хакында фикер алыштылар.

(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда стационар кино күрсәтү мөмкинлекләре булмаган районнар биш кенә калган. Бу хакта ТР Дәүләт Советының 41нче утырышында “Хөкүмәт сәгате” кысаларында билгеле булды.

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова кинематография үсеше турында сөйләде.

Аның әйтүенчә, кино тармагын финанслау күләме 2017 елда 177,5 млн сум булган. 2018 елда исә, сентябрьгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, 117 млн сум чыгым тотылган.

Татарстанның кино челтәре кино күрсәтү буенча 141 урыннан гыйбарәт. Шулай ук, 2017 елда Татастан Президенты карары буенча, 12 мәдәният учреждениесенә өстәмә автомобильләр бирү нәтиҗәсендә кинокүчергечләр саны да арткан.

Россиядә аз санлы халыклы (100 меңнән алып 500 меңгә кадәр) шәһәрләрдә кинотеатрларга ярдәм итү буенча федераль программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, Татарстанда стационар кино күрсәтү мөмкинлекләре булмаган районнар биш кенә калган. Бу Югары Ослан, Биектау, Кайбыч, Кама Тамагы, Тукай районнары. 2017 елда Чүпрәле районында кино күрсәтү эше кабат кайтарылган.

2015-2017 елларда кино фонды тарафыннан 23 кино залын заманча җиһазлау өчен 13 млн сум акча бүлеп бирелгән. Нәтиҗәдә, тулай җыем 25,8 млн сум тәшкил иткән, сеанслар саны 23 меңнән арткан, Татарстан киносын 160 меңнән артык тамашачы караган.

Ирада Әюпова Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да Юлламада кино сәнгатенә тукталганын, 100-500 мең кешелек барлык торак пунктларны кино күрсәтү хезмәте белән тәэмин итү буенча эш башкарылачагын әйткәнен искәртте.

Министр кино тармагы өчен кадрлар әзерләүне, балалар һәм яшүсмерләр кино клублары һәм түгәрәкләре челтәре булдырылганын билгеләп үтте.

Кино күрсәтү хезмәтләре сыйфатын арттыру, халыкның барлык катламнары өчен үтемлелекне тәэмин итү һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтүче оешмаларга таләпләрне стандартлаштыру максаты белән, 2018 елда кино һәм видеофильмнар күрсәтү, прокатка бирү буенча дәүләт хезмәтләре сыйфаты стандартларын раслау турында ТР Министрлар Кабинеты карары кабул ителгән.

“Кино проектлары эшләүчеләр, кино чараларын уздыру, Татарстанда эшләнгән киноны алга сөрү белән шөгыльләнүче төрле коммерцияле булмаган оешмалар белән актив хезмәттәшлек алып барыла”, - диде министр.

РФ Кинематографистлары берлегенең бәйсез рейтингы буенча, Казан Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң, кино сәнгатенә бәйле чаралар уздыру активлыгы буенча өченче урында тора.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин илнең кино базарында еш кына негатив гамәлләргә өндәүче чит ил фильмнары күп булуын билгеләп узды. Аның фикеренчә, Татарстанның Мәдәният министрлыгына, кино төшергәндә, табыш алу белән беррәттән, тәрбия фнукциясе турында да уйлау мөһим.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100