Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Киндерле елгасы аша күпергә 2025 елның ноябренә капиталь ремонт ясалачак
Татарстанның Биектау районында Киндерле елгасы аша күперне капиталь ремонтлау эшләре башланды. Проект «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында «М-7 Идел» автоюлы – Киндерле тимер юл разъезды бистәсе – Биектау тимер юл станциясе бистәсе участогында, трассаның 0,4 километрында гамәлгә ашырыла. Бу хакта республика Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүгенге көндә объектта демонтаж эшләре башкарылган, терәк баганалар ремонтлана, шулай ук торык урнаштырыла һәм реконструкцияләү эшенең башка төп этаплары башкарыла. Капиталь ремонт вакытында автомобильләр өчен хәрәкәт вакытлыча урап узу юлында оештырылган – участоктагы төп хәрәкәт тулысынча ябылган.
Күпернең озынлыгы 47,5 метр. Аның конструкциясе сәнәгатьтә җитештерелгән «т» хәрефе формалы өрлекләрдән ясалган тимер-бетон торыклы җыелма корылмадан гыйбарәт. Корылма А-11 һәм НК-80 класслардагы йөкләнешкә исәпләнгән.
Ремонт кысаларында күперне өем белән тоташтыру, деформацияләү җөйләрен урнаштыру, юлларны төзекләндерү, гидроизоляция өслеген җәю, шулай ук су агызу системасын урнаштыру планлаштырыла. Шулай ук ике цинкланган баскычны, су агызу лотокларын, чистарту коллекторларын һәм фильтрацияләү траншеяларын монтажлау каралган. Конуслар ныгытылачак һәм яр ныгыту корылмалары торгызылачак.
Проектның дәүләт заказчысы – «Главтатдортранс» компаниясе. Генераль проектлаучы итеп «Мостпроектстрой» ҖЧҖ, ә генераль подрядчы итеп «Татарстан Республикасы күперләре» ҖЧҖ билгеләнгән. Объектны 2025 елның ноябрь азагына файдалануга тапшыру планлаштырыла.
РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин элегрәк Telegram-каналында юл челтәрендәге ясалма корылмаларның мөһимлеген ассызыклаган иде. Аның сүзләренчә, күперләр юлны кыскартырга, юл инфраструктурасына йөкләнешне киметергә һәм кирәкле пунктка тизрәк барып җитәргә мөмкинлек бирә. Ул билгеләп үткәнчә, мондый объектлар белән эш итү техник яктан катлаулы булуга карамастан, юл хезмәтләре аларны төзү һәм ремонтлау эшләрен югары дәрәҗәдә башкара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз