news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда кимерүчеләргә каршы эшкәртүгә өстәмә финанслау бүлеп бирелгән

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов территорияләрне кимерүчеләргә каршы эшкәртүне дәвам итүгә өстәмә акча бүлеп бирүне хуплады. Бу хакта «Татар-информ»га матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Бүгенге көндә республика территориясенең 82 проценты талпаннарга каршы эшкәртелгән, бу – 1436 гектар. Кимерүчеләргә каршы 94 проценты эшкәртелгән, бу –  645 гектар», – дип билгеләп үтте ул.

Кешеләр йөри торган территорияләр – парклар һәм скверлар талпаннар һәм тычканнарга каршы эшкәртелә. Моннан тыш, дезинфекцияне шәһәр читендәге лагерьларда үткәрәләр.

«Рәис Рөстәм Миңнеханов исеменә нигезләмә җибәргәннән соң, без территорияләрне эшкәртүне дәвам итүгә хуплау һәм өстәмә финанслау алдык. Территорияләрне кимерүчеләргә каршы эшкәртүгә сигез миллионга якын акча бүлеп бирелгән. Бу – кимерүчеләр санын куркынычсыз дәрәҗәгә кадәр киметү өчен кирәк булган сумма», – дип өстәде санитар табиб.

Финанс ярдәме белән, төп исемлеккә кермәгән паркларда эшкәртүләрне дәвам итәчәкләр, шулай ук зиратларда да эш дәвам ителәчәк. Кимерүчеләрне кабат көз көне дә агулаячаклар.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100