news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кимендә 80 өстәмә белем бирү педагогы 90 мең сум акча алачак

Татарстан Министрлар Кабинеты «Безнең яңа өстәмә белем бирү педагогы» түләү тәртибен раслады. Карар ТР Хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.

Ел саен түләүне кимендә 80 педагог алачак. Аның күләме 90 мең сум тәшкил итәчәк. Акчалар ике өлешкә күчереләчәк: 40 мең сум – килешү төзелгәннән соң 10 эш көне дәвамында, тагын 50 мең сум – килешү төзелгән елдан соң киләсе елның 31 маеннан да соңга калмыйча.

Түләүгә Татарстанда яшәүче 35 яшькә кадәрге РФ гражданнары дәгъва итә ала. Алар өстәмә белем бирү педагоглары яисә муниципаль өстәмә белем бирү оешмаларында укытучылар булып эшләргә һәм белгечлек буенча педагогик эшчәнлек стажы биш елдан да артмаска тиеш.

Кандидатның укытыла торган предметка туры килә торган өлкәдә «Мәгариф һәм педагогика фәннәре» юнәлеше буенча югары яисә урта һөнәри белеме йә мәгариф оешмасындагы эшчәнлек юнәлеше буенча белем һәм өстәмә һөнәри белеме булырга тиеш.

Түләүнең максаты – яшь педагогларга ярдәм итү һәм аларны заманча методикалар һәм уникаль педагогик практикалар булдыруга һәм гамәлгә кертүгә, балаларга өстәмә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә һәм һөнәри конкурсларда катнашуга стимуллаштыру.

Алучылар конкурс нигезендә сайлап алу йомгаклары буенча билгеләнәчәк. Ул норматив-хокукый, укыту-методик һәм предмет нигезләрен белүгә тест үткәрүне, шулай ук һөнәри-психологик әңгәмәне үз эченә алачак.

Иң күп балл җыйган 80 катнашучы җиңүче булачак. Нәтиҗәләр тигез булганда, карарны конкурс комиссиясе ачык тавыш бирү юлы белән кабул итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot