news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда килеп чыккан янгын нәтиҗәсендә, 79 яшьлек пенсионер әби зыян күргән

Аны хастаханәгә озатканнар

(Казан, 21 март, “Татар-информ”). Чистай шәһәрендә шәхси йортта янгын чыгу сәбәпле, 79 яшьлек карчыкны хастаханәгә салырга туры килгән.

Бу хакта Россия буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәхси бер катлы йортта янгын чыгу хакында хәбәр “ГЛОНАСС +112” системасы аша кичә сәгать 23.57 дә килеп ирешә.
67 нче янгынчылык-коткару часте килеп җиткәндә өйнең янкорма һәм чорма өлешләрендә ачык янгын була. Утның торак җиренә дә күчү куркынычы яный. Янгынның гомуми мәйданы 100 квадрат метрга җитә. Янгын сүндерүчеләрне өйнең хуҗабикәсе каршы ала һәм өй эчендә кеше юклыгын әйтә.

Сәгать 00.10 да янгынның локальәштерелүе, 00.35 тә ачык янгынның сүндерелүе, 1.43 тә янгынның нәтиҗәләре бетерелүе хакында хәбәр ителә.

Янгын нәтиҗәсендә өйнең хуҗабикәсенең бите һәм ике җилкә башы да 2 нче дәрәҗә пешү сәбәпле, ул Чистай районының 2 нче номерлы хастаханәсенә озатыла.

Янгында өйнең янкормасы, чорманың агачтан булган барлык өлеше, аш бүлмәсендәге милек зыян күрә. Янгынның гомуми мәйданы 118 кв метр тәшкил итә.

Алдан булган мәгълүматлар буенча, янгын, электр җиһазларын файдалануның техник кагыйдәләр бозу нәтиҗәсендә, килеп чыккан.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot