news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда киләсе елга яшәү минимумын расладылар

Татарстанда киләсе елга яшәү минимумын расладылар
Фото: © «Татар-информ»

2024 елда Татарстанда бер кешегә яшәү минимумы 12 966 сум тәшкил итәчәк. Әлеге сумма республика Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган. Агымдагы ел белән чагыштырганда, ул 747 сумга арткан.

Шулай ук Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе Алексей Песошин имзалаган документта хезмәткә сәләтле кеше өчен яшәү минимумы 14133 сум, пенсиягә чыккан кешеләргә 11151 сум, балигъ булмаганнарга 12577 сум күләмендә расланган.

Искәртик, агымдагы елның май ахырында Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчесе Антон Котяков 2030 елда Россиядә минималь хезмәт хакы яшәү минимумыннан 30 процентка артачак, дип вәгъдә итте.

«2030 елга 1/1,3 нисбәтенә ирешүне планлаштырабыз. Ягъни минималь хезмәт хакы минималь яшәү минимумыннан 30 процентка артачак», - дип белдерде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100