Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда киләсе бәйрәмнәрдә һәм сайлауларда иминлекне көчәйтәчәкләр
Зур вакыйгалар — Шәһәр көне һәм Республика көне (30 августта билгеләп үтелә), яңа уку елы (1 сентябрьдә), шулай ук сайлаулар алдыннан иминлек чаралары Казанда һәм Татарстанда көчәйтеләчәк. Бу хакта Казан Башкарма комитеты каршындагы террорчылыкка каршы комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча белдерделәр. Аны башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров җитәкләде. «Вести Татарстан» шул хакта хәбәр итә.
Бәйрәм чараларына килүчеләрне үзләре белән зур сумкалар алып килмәскә чакырдылар, чөнки аларны керү урынында тикшерү күбрәк вакыт алачак. Шулай ук массакүләм мәйданчыкларга кертү тыелган предметлар исемлеге әйтелде.
Алар арасында – тиз кабынучан сыеклыклар, үткен һәм кискеч предметлар, термослар, флягалар, алкоголь, энергетик, аэрозоль, штатив һәм спорт инвентаре (инвалид коляскаларыннан һәм реабилитация чараларыннан тыш). Тыелган предметлар исемлеге белән мәйданчыкларга керү урыннарында танышырга мөмкин була.
Мәгариф учреждениеләренең иминлегенә аерым игътибар бирелә. Казанда уку елы башына барлык 527 мәктәп, балалар бакчасы һәм көллият буенча киң күләмле тикшерү уздырылачак. Әзерлек кысаларында эвакуация маршрутлары һәм иминлек зоналар билгеләнгән, шулай ук уку йортларының куркынычсызлык паспортлары яңартылган.
14 сентябрьдә, сайлаулар көнендә, республика башкаласының барлык 464 сайлау участогында контроль чаралары көчәйтелә. Анда 900 меңнән артык кеше катнашыр, дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз