news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда киләсе атнада +26 градуска кадәр җылыта

Татарстанда җылыта – бу атна ахырына һава температурасы көндез 22 градуска җитәчәк. Ә киләсе атнада һава тагын да җылыначак. Татарстанның Гидрометеорология үзәге шул турыда хәбәр итте.

Синоптиклар хәбәр иткәнчә, якын көннәрдә Татарстан циклоннар һәм аларның фронталь бүлекләре йогынтысында калачак. Җомга һәм шимбә көннәрендә яңгыр, томан көтелә. Төнге сәгатьләрдә – 7 градустан 12 градуска кадәр, көндез 14 градустан 19 градуска кадәр җылылык фаразлана.

18 сентябрьдә температура күтәрелә башлый: төнлә +9..+14 градус һәм көндез +17..+22 градуска җитәчәк. Урыны белән бераз яңгырлар явачак.

«Дүшәмбе, 19 сентябрьдә, безнең төбәк бик җылы һәм тотрыксыз һава массасында булачак. Урыны белән кыска вакытлы, яшенле яңгырлар көтелә. Температура фоны сизелерлек күтәреләчәк һәм төнлә 11-16 градус, көндез 21-26 градус булачак», – диелә синоптиклар хәбәрендә.

20 сентябрьдә, салкын атмосфера фронты килү белән, температура бераз төшә – 18-23 градус көтелә. Синоптиклар кабат кыска яңгырлар фаразлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100