news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда киләсе атнада 19 градуска кадәр җылыта

Алдагы ялларда һәм киләсе атна башында Татарстанда акрынлап температура фоны күтәреләчәк.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, ял көннәрендә республикада һава торышын күптән түгел килгән антициклон билгеләячәк. Димәк, төбәк территориясендә явым-төшем ихтималы аз.

Шимбә, 23 апрельдә, төнлә һава температурасы 0..-5 градус, көндез + 10..+15 градус тәшкил итәчәк. Якшәмбе, 24 апрельдә, төнлә -3..+2 градус була, көндез - 12-17 градус җылы.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, «киләсе атна башында төньяк циклонның атмосфера фронты якынлыгы аркасында» Татарстанда урыны белән бераз яңгыр көтелә. 

Төнлә республика буенча һава температурасы +2..+7 градус булачак. Дүшәмбе көндез, 25 апрельдә, һава температурасы +10..+15 градуска кадәр җылыначак, ә көндез, сишәмбе, 26 апрельдә, +14..+19 градус көтелә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100