news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда киләсе атна җылы, әмма яңгырлы көннәр белән башлана

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе берничә көнгә һава торышы фаразын әзерләде. Фаразлардан аңлашылганча, республикада җылыта, әмма көннәр яңгырлы булачак.

Җомга көнне, 13 майда, республикада яшенле һәм көчле җил көтелә. Төнлә һава температурасының +2°..+7°, көндез +11°..+16° булуы көтелә.

Шимбә көнне, 14 майда, тотрыксыз һава торышы саклана. Яңгыр явуы ихтимал, урыны белән җилле булачак. Төнлә термометр баганалары +5..+10 градус җылылык күрсәтер, көндез һава +15..+20 градуска кадәр җылыначак.

15 майда, якшәмбе көнне, яшенле яңгыр фаразлана. Синоптиклар тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитә торган көчле җил турында кисәтә. Төнлә һава температурасы +5°..+10° булачак.

Киләсе атна ял көннәрендәге кебек үк һава торышы белән башланыр дип фаразлана. Дүшәмбе көн яңгырлы киләчәк, һава көндез +15°..+20° җылы булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot