news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда киләсе атна башында көчле яңгыр һәм җил көтелә

Татарстан территориясендә дүшәмбе болытлы һава торышы, урыны белән көчле яңгыр көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, җил уртача тизлектә, урыны белән секундына 16 метрга кадәр көчәергә мөмкин дип фаразлана.

Төнлә һава температурасы +5..+10 градус, көндез +9..+14 градуска кадәр җылытачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot