news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда киләсе сайлау кампаниясенә 100 цифрлы участок ачу ниятләнә

"Татарстанда яшәүче сайлау көнне башка төбәктә булса да, аның тавыш бирү хокукы булачак", - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Татарстанда киләсе сайлау кампаниясенә 100 цифрлы участок ачу ниятләнә
Михаил Захаров

(Казан, 24 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2020 елда Татарстан Президентын сайлауда республикада 100ләп цифрлы сайлау участогын ачу ниятләнә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында быелгы сайлау алды кампаниясенә багышланган матбугат конференциясендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтте.

Цифрлы сайлау участоклары Россиянең теләсә кайсы төбәгендә кәгазь бюллетеньсыз тавыш бирү мөмкинлеге тудыра. “Республикада киләсе сайлау кампаниясенә 100ләп цифрлы участок ачылыр дип уйлыйбыз. Татарстанда яшәүче сайлау көнне башка төбәктә булса да, аның тавыш бирү хокукы булачак. Хәзер бөтен ил буенча цифрлы участоклар ачыла”, - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Ул 8 сентябрьдә кайбер төбәкләрдә эксперимент кертелүен әйтте. Губернаторларны, өстәмә сайлаулар нигезендә, Дәүләт Думасы депутатларын сайлаучылар, әгәр алар Мәскәүдә булса, үз кандидатлары өчен тавыш бирә алачак. Мәскәүдә моның өчен 30 цифрлы участок булдырыла.

Шулай ук, 21 май көнне Дәүләт Думасы яшәү урыны буенча теркәлмәгән гражданнарның төбәк сайлауларында тавыш бирү хокукы турында законны өченче укылышта кабул итте. Сүз ниндидер сәбәпләр аркасында паспортында пропискасы булмаганнар турында бара.

Шул рәвешле, яшәү урыны буенча теркәлмәсә дә, сайлау чорында Татарстан территориясендә булган сайлаучылар тавыш бирә алачак. Алар "Мобиль сайлаучы" механизмы кысаларында үзе булган урында тавыш бирү турында гариза тапшыра.

  • 2019 елның 8 сентябрендә алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары сайланачак. 100 мандат биреләчәк. Сайлау катнаш система буенча узачак. 50 депутат бердәм сайлау округы буенча сайлана, мандатлар кандидатларның партия исемлекләре арасында бүленәчәк. 50 депутат бер мандатлы сайлау округы буенча сайланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100