news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда киләсе елда да газ тутыру станцияләрен ачу эше дәвам итәчәк

«Бер көндә 10 станцияне эшләтеп җибәрү — 2 млрд сум сарыф ителгән зур хезмәт», — диде Рөстәм Миңнеханов.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада газ тутыру станцияләрен ачу эше киләсе елда да дәвам итәчәген әйтте.

«Бүгенге көндә Татарстанда 11 меңгә якын транспорт газ ягулыгын куллана. Шушы көннәрдә генә без 10 газ тутыру станциясен ачтык. Республика буенча барлыгы 38 газ тутыру станциясе эшләп килә. Бу эш алга таба да дәвам итәчәк», — диде Рөстәм Миңнеханов федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда.

Татарстан Президенты 10 газ тутыру станциясенең ачылышын (аларның икесе Казанда урнашкан) видеоэлемтәдән күзәтеп торды. Аның әйтүенчә, бер көндә 10 станцияне эшләтеп җибәрү — 2 млрд сум сарыф ителгән зур хезмәт.

news_right_1
news_right_2
news_bot