news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда киләсе өч елда тагын 164 кеше социаль ипотека буенча фатир алачак

Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды башлангыч исемлектә торучыларны Бердәм реестрга күчерде.

Татарстанда киләсе өч елда тагын 164 кеше социаль ипотека буенча фатир алачак
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 9 июль, “Татар-информ”). Өч ел эчендә Татарстанда социаль ипотека буенча чиратта торган тагын 164 кеше яңа тораклы булачак. Бу хакта Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәүләт торак фонды социаль ипотека буенча чиратта торган кешеләрне башлангыч исемлектән Бердәм  реестрга күчерде. Болар барысы 164 гаилә, һәм бу гаиләләр киләсе өч ел эчендә яңа тораклы булачак.

Әлеге гаиләләргә 2018 елның 29 сентябренә кадәр Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондының төбәкара вәкиллекләрендә социаль ипотека буенча килешүләр төзергә кирәк. Шуннан соң башлангыч кертемнәр өчен ай саен минималь сумма түләнеп барылырга тиеш.

  • 2018 елда айлык мәҗбүри түләү суммасы 4034 сумны тәшкил итә. 2018 ел башыннан Дәүләт торак фонды социаль ипотека буенча торакка башлангыч исемлектә чиратта торучы 800дән артык кешене Бердәм реестрга күчерде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100