news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда киләсе биш ел эчендә торак төзелү арттырылачак

2019 елдан 2024 елга кадәр республикада 17 млн квадрат метрдан артык торак төзеләчәк.

(Казан, 20 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). “Торак” федераль проекты кысаларында биш ел эчендә Татарстанда 17 млн квадрат метрдан артык, шул исәптән 2019 елда – 2,4 млн квадрат метр торак файдалануга тапшырылачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

“Татарстан дүрт федераль проектны – “Торак”, “Ипотека”, “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” һәм “Яшәү өчен яраксыз торак фондын тотрыклы киметүне тәэмин итү” – тормышка ашыруда катнаша. 2019 елда 2 млн 425 мең квадрат метр торак сафка бастырылачак. Бүгенге көндә 1 млн 574 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу планның 64,9 процентын тәшкил итә”, – диде министр.

“Торак” федераль проекты кысаларында торак тапшыру буенча китерелгән планнар Татарстан территориясендә 2019-2024 елларда тормышка ашырылачак.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, соңгы биш елда (2014 елдан 2018 елга кадәр) республикада 12 млн квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Димәк, башланган бишьеллыкта 5 млн квадрат метрга күбрәк торак төзеләчәк.

Ирек Фәйзуллин Татарстанда 2020-2021 елларда 50 яңа балалар бакчасы төзеләчәген билгеләп үтте. Быел 1 сентябрьгә 29 балалар бакчасы файдалануга тапшырылачак. Шулай ук 2019 елда 16 мәктәп һәм гомуми сыйдырышлыгы 14 мең 15 урын булган мәктәпләргә янкорма төзү эшләре алып барыла. 2 сентябрьгә кадәр сигез объектны файдалануга тапшыру планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100