news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда киләсе атнада бәрәңгене алып бетерергә планлаштыралар

Татарстанда 190 гектарга якын мәйданнан «икенче икмәк» җыеп аласы бар.

Татарстанда киләсе атнада бәрәңгене алып бетерергә планлаштыралар

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда киләсе атнада бәрәңгене алып бетерергә планлаштыралар. Бу турыда Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Премьер-министры урынбасары — республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Хәзерге вакытта республикада 150 мең тонна бәрәңге җыелган, 190 гектарга якын мәйданнан уңышны җыеп аласы бар.

Марат Җәббаров 2019 елда кыр эшләренең барышы турында хәбәр итте. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында шикәр чөгендерен алу эшләре 74 процентка төгәлләнгән — 47 мең гектардан артык мәйданнан бу культура казып алынган.

Министр сүзләренчә, 19 октябрьгә республикада 2 млн тоннадан артык тулаем продукт бар, уртача уңдырышлылык гектардан 443 центнер тәшкил итә. 17 мең гектардан кимрәк мәйдан җыясы калды.

Шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры уңдырышлылык буенча югары күрсәткечләргә ия булган районнарны да санап үтте: Тәтеш (530 ц/га), Актаныш (523 ц/га), Зәй (518 ц/га), Минзәлә (507 ц/га).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100