news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районының Миңгәр авылындагы буада 18 яшьлек егет батып үлгән

Кичә кичке сәгать унда ашыгыч хезмәтнең 112 номерына Саба районының Миңгәр авылында буада 18 яшьлек егетнең батуы турында хәбәр килгән.

Бу урында коену тыелган. Буа янына 4нче зональ эзләү-коткару отряды водолазлары килгән. Алар егетнең мәетен ярдан 30 метр ераклыкта табып алган. Бу турыда «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Һава һәм су температурасы төшү сәбәпле, егетне көзән җыерган булырга мөмкин. Кагыйдә буларак, мондый вакытта кеше ярдәмгә дә чакыра алмый.

Көзән җыеру куркынычыннан тыш, боз кебек салкын суга чумган кешенең йөрәге туктарга яки ул сулыш алудан туктарга мөмкин.

Җиһазландырылмаган урыннарда коенган өчен 1-1,5 мең сум штраф каралган, дип искәрттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100