news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кибеттән сатып алынган хушбуй яшүсмерләрнең массакүләм агулануына китергән

Чыганак мәгълүматлары буенча, үсмерләрнең берсе кибеттән сатып алынган хушбуй алып килгән, аны сиптергәннән соң берничә кеше үзен начар хис иткән.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Арчада үсмерләр кибеттән сатып алынган арзан бәяле хушбуй белән агуланган. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганагыннан билгеле булды.

Алдан агентлык Татарстанның Арча районында 18 бала билгесез матдә белән агуланган, 16 бала хастаханәдә, дип хәбәр иткән иде.

Чыганак мәгълүматлары буенча, үсмерләрнең берсе кибеттән сатып алынган хушбуй алып килгән һәм сиптергән. Үсмерләр үзләрен начар хис итә башлаган.

Татарстан сәламәтлек саклау министры бу вазгыятьне үз контроленә алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot