news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кибет сөтенең сыйфаты тикшерелде

Белгечләр татарстанлылар арасында иң күп кулланылышта булган 7 сөт маркасын тикшергән.

(Казан, 10 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Мотыйгуллина). Милли сыйфат институтның Бәйсез экспертиза үзәге Татарстанның сәүдә челтәрләрендә сатыла торган сөткә чагыштырмача тикшерү үткәрде. Тикшерүдә сертификатлары булган эксперт-технологлар, Казан Милли Тикшеренү Технология Университеты һәм Казан ветеринария академиясе профессорлары катнашты.

Экспертлар Татарстан һәм күрше төбәкләрдән 6 җитештерүченең майлылыгы 2,5 процент тәшкил иткән 7 сөт үрнәген тикшерде. Барлык сөт үрнәкләре шифрланды, аларга номерлар сугылды. Белгечләр сөткә органолептик бәя бирде – аның тәмен, төсен, исен, консистенциясен тикшерде. Шуннан соң үрнәкләргә балл куелды.

Иң яхшы дип “Очень важная корова” маркасы (Яшел Үзән сөт комбинаты, Татарстан) табылды. Ул 8,2 балл алды.

Икенче урында “Лакомо” маркасы. Шул ук Яшел Үзән сөт комбинатына карый (8 балл).

Өченче урын “Кошкинское” (Самара өлкәсе) сөт маркасына бирелде (7,4 балл).

Дүренче урынны Татарстаннан “Просто молоко” һәм Чуашиядән “Ядринмолоко” алды (6,6 балл).

Бишенче урында “Веселый молочник” (Башкортстан) сөт маркасы. Ул 6,3 балл алды.

Алтынчы урында Удмуртиядән “Село зеленое” (6 баллов) сөт маркасы алды.

“Дөрес сөттә аксым һәм май укмашмаган булырга тиеш. Шулай ук сөттә ят ис һәм тәм була алмый. Бары аз гына баллы тәм рөхсәт ителә. Төскә килгәндә, майсызландырылган сөт зәңгәрсу, стерилизацияләнгән сөт ачык аксыл сары, ә кайнатылган сөт аксыл сары булырга тиеш”, - дип белдерде Бәйсез экспертиза үзәге җитәкчесе Тәнзилә Мусина.

Мондый тикшеренүләр Татарстанда һәрдаим үткәрелеп тора.

Исегезгә төшерәбез, Милли сыйфат институты экспертлары һәм Казан ветеринария академиясе профессорлары аннан алда эчә торган суның сыйфатын тикшергән иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100