news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда KIA автомобиле пошины бәрдергән, пассажир һәлак булган

Татарстанда KIA автомобиле пошины бәрдергән, пассажир һәлак булган
Фото: ТР Дәүләт автоинспекциясе

Татарстанда трассада KIA автомобиле пошины бәрдергән. Машинаның пассажиры һәлак булган.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, бүген төнлә чит ил маркалы машина белән идарә иткән 25 яшьлек егет М-7 трассасы буйлап зур тизлек белән барган. Бер мизгелдә юлга поши чабып чыккан, машина туктарга өлгермәгән һәм хайванны бәрдергән. Алынган җәрәхәтләрдән пассажир утыргычында утырган 23 яшьлек кыз урында ук үлгән.

Бл һәлакәтенең барлык шартлары ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot