news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кешеләрне авария хәлендәге торактан күчерү өчен 1 млрд сум акча бүленәчәк

2025 елга кадәр исәпләнгән программада республиканың 11 районы катнашачак.

Татарстанда кешеләрне авария хәлендәге торактан күчерү өчен 1 млрд сум акча бүленәчәк
архив/Егор Никитин

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанның 11 районында кешеләрне авария хәлендәге торактан күчерү өчен 2025 елга кадәр 1 миллиард сумнан артык акча сарыф ителәчәк. ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин республика Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын имзалады.

«2019-2025 елларда гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасын финанслауның гомуми күләме 1 миллиард 40,41 миллион сум тәшкил итә», - диелә программаның паспортында.

Программада Әгерҗе, Актаныш, Арча, Балтач, Алабуга, Яшел Үзән, Кукмара, Минзәлә, Саба һәм Чистай муниципаль районнары, шулай ук Казан шәһәре катнаша.

2019 елның дүртенче кварталында республикада гомуми мәйданы 43 мең квадрат метрга якын тәшкил иткән 146 күп фатирлы йорт авария хәлендә дип табылган. Тузган торакта барлыгы 3,6 меңнән артык кеше яши.

Программа 2025 елның 1 сентябренә кадәр дәвам итәчәк һәм алты этапта гамәлгә ашырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100