news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кешеләр үлгән янгыннарның төп сәбәпләре билгеле булды

Ут белән сак эш итмәү, электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу янгынга китерә, диде Алексей Пашин.

(Казан, 4 апрель, “Татар-информ”, Валерия Белова). Татарстанда кеше гомерен өзгән янгыннарның төп сәбәбе ут белән сак эш итмәү булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе Күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе җитәкчесе урынбасары Алексей Пашин сөйләде.

“Кеше үлеменә китергән янгыннарның төп сәбәбе: ут белән сак эш итмәү, электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу. Янгында 41 яшьтән алып 61 яшькәчә һәм 60 яшьтән өлкәнрәкләр һәлак була. Бу пенсия яки пенсия алдындагы яшьтәге кешеләр”, - дип билгеләп үтте эксперт.

Сүз уңаеннан, быел ут төртү аркасында 36 янгын чыккан, аларда 7 кеше үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot