news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кешеләр күп очракта коткару хезмәте оештырылмаган сулыкларда һәлак була

Коткару постлары республиканың 21 районында юк, дип хәбәр итте республика киңәшмәсендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк җитәкчесе.

Татарстанда кешеләр күп очракта коткару хезмәте оештырылмаган сулыкларда һәлак була
Салават Камалетдинов

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Татарстанда кешеләр күпчелек очракта коткару постлары булмаган сулыкларда һәлак була. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Президенты вазифасын башкаручы Алексей Песошин уздырган традицион республика киңәшмәсендә әйтелде, дип хәбәр итә республика башлыгының мабугат хезмәте.

Мәгълүматны  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең төбәк җитәкчесе урынбасары – Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш идарәсе башлыгы Сергей Сергеев җиткерде. Коткару постлары республиканың 21 районында юк. Бу - Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Балтач, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Яңа Чишмә, Норлат, Балык Бистәсе, Сарман, Тәтеш, Чирмешән һәм Ютазы районнары. Башка муниципаль берәмлекләрдә 42 пост гамәлдә, дип белдерде Сергей Сергеев.

Ведомство башлыгы урынбасары белдергәнчә, эссе һава торышы саклану аркасында, судагы хәлләр кискен тора. Бер атна эчендә Татарстанда өч кеше батып үлгән, алар арасында бер бала да бар. Ул Казансу елгасында, “Казан” гаилә үзәге янында су коенган була. Балаларның суда һәлак булуларының төп сәбәе – аларны караучысыз калдыру, җиһазландырылмаган урыннарда коену, алкоголь куллану.

Ел башыннан алып, республика сулыкларында барлыгы 60 кеше батып үлгән, узган ел бу вакыта һәлак булучылар саны 48 кешене тәшкил иткән. Бу мәгълүматларның башта китерелгән саннардан аермасы - аларны Татарстанстат мәгълүматлары буенча дөресләү, дип аңлата Президентның матбугат хезмәте.

Су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итүне контрольдә тоту бурычын Рөстәм Миңнеханов йөкләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100