news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләре сакланышы турында утырыш булды

Кеше хокукары буенча ТРдагы вәкаләтле Сәрия Сабурская халыктан 2458 мөрәҗәгать алган

 (Казан, 1 февраль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Кеше хокукары буенча Татарстан Республикасындагы вәкаләтле Сәрия Сабурская карамагындагы эксперт советының бүген “Корстон” комплексында киңәйтелгән утырышы уздырылды. Утырышта төп сүз “2012 елда ТРда кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләре сакланышы турында”гы доклад проекты хакында булды. Чөнки республикада кеше хокуклары буенча вәкаләтленең, календарь ел тәмамлангач та, 3 айдан да соңга калмастан, ТР Президентына, закон чыгару органы - ТР Дәүләт Советына, республиканың Министрлар Кабинетына, Конституцион, Югары һәм Арбитраж судларына, ТР прокурорына шундый доклад җибәрергә бурычлы.

ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе Александр Терентьев катнашындагы утырышта доклад проекты буенча Сәрия Сабурская үзе сүз алды. Шулай ук эксперт советыннан республикада кеше хокуклары сакланышының торышына бәйле аерым мәсьәләләрдә ТР прокуроры урынбасары Газинур Галимов, ТР Профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, ТР Конституцион суды рәисе Виктор Демидов чыгыш ясады.

С.Сабурская сүзләренчә, торак һәм торак-коммуналь хезмәтләр, социаль тәэмин ителеш һәм социаль яклау, хезмәт законнары сакланышы, мәгариф, медицина хезмәтләре күрсәтү, җир һ.б мәсьәләләрдә, хокук сакчыларының гамәлләре, суд каралары белән килешмичә хокукларын яклауны сорап былтыр халыктан барлыгы 2458 мөрәҗәгать алынган, шуларның 1141е – язма рәвештә, 1117се – күзгә-күз очрашып кабул иткәндә. Шикаятьләрнең 196 очрагында мәсьәлә гражданнарның хокукларын торгызу ягыннан уңай хәл ителгән.

Татарстан судлары тарафыннан гражданнарның дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары, учреждениеләр, оешмалар, предприятиеләргә карата исклар буенча Вәкаләтле С.Сабурскаяны өченче зат буларак җәлеп итеп, 9 гражданлык эше каралган. Законлылык һәм иск гаризаларындагы таләпләрнең нигезлелегенә карап, кеше хокукларын яклаучы гражданнар ягында 6 эш буенча чыгыш ясаган һәм 4 очракта исклар тулысынча уңай хәл ителгән, 2сендә – өлешчә. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең җинаять кылудагы шик белән тоткарлаган гражданнарга карата законны узып кылган гамәлләре – законсыз көч кулланулары буенча узган елны 52 җинаять эше кузгатылган, шуларның 11е буенча эш туктатылган, 10сы судларга җибәрелгән, 32се - Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсендә һ.б.

Гамәлдәге закон буенча, гражданнар кайбер мәсьәләләрдә Конституцион судка турыдан-туры мөрәҗәгать итә алмый, шуңа күрә кеше хокуклары буенча вәкаләтленең хезмәтенә ихтыяҗ бар, ул перспективалы, дип саный ТР Конституцион суды рәисе Виктор Демидов. Моннан тыш, кеше хокукларын яклап башланган аерым эшләр соңыннан ТР законнарына төзәтмәләр, өстәмәләр кертүгә этәргеч була, дип, мисалга соңыннан транспорт салымыннан азат ителгән элеккеге балигъ булмаган лагерь тоткыннарыннан 307 граждан һәм нурланыш алганнарның берьюлы федераль һәм республика законнары буенча торак шартлары яхшыртылу, акчалата компенсация алуларын китерде.

Соңгы сүз итеп ТР Премьер-министры Равил Моратов гражданнарның мөрәҗәгатьләренә аерым тукталды, хезмәт мигрантлары, хезмәт күрсәтү, хәрби хезмәткә чакырылыш һ.б. мәсьәләләрдә хокуклар сакланышы буенча фикерләрен белдерде.

Соңыннан кеше хокуклар сакланышы мәсьәләсендә иҗтимагый ярдәмчеләрдән бер төркем затка ТР Президентының Рәхмәт хатлары һәм башка бүләкләр, дәүләт структуралары вәкилләренә аерым рәхмәт белдерелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot