news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кеше күп йөри торган унбиш объектта утыздан артык хилафлык ачыкланган

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре республикада кеше күп йөри торган барлыгы 6162 объектны тикшерәчәк.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Александр Елисеев). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе Татарстанда кеше күп йөри торган 666 объектны тикшергән. Хәзерге вакытта 1500гә якын хилафлык ачыкланган.

Бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта белдерде. Ул шулай ук янгын куркынычсызлыгы таләпләрен утыздан артык бозу очрагы теркәлгән 15 объектны атады. Аларның бишесе – Казанда, дүртесе Чаллыда урнашкан.

Казанның Фрунзе сәүдә үзәгендә – 75, «Идел» сәүдә йортында – 70, Петрушкин двордагы «Шифа» бизнес-үзәгендә – 59, «Россия тимер юллары» ААҖ филиалы – Горький төбәк тимер юл вокзаллары дирекциясендә – 55, «Миллениум Мебель» сәүдә-күңел ачу үзәгендә – 39; Чаллының «Капитан» сәүдә үзәгендә – 68, «Глобус» сәүдә үзәгендә – 45, «Своя идея» сәүдә үзәгендә – 37 һәм «Алтын Ай» сәүдә үзәгендә 31 хокук бозу очрагы теркәлгән.

Шулай ук Нурлат, Алабуга, Буа һәм Түбән Кама районнарындагы сәүдә үзәкләре һәм җәмәгать туклануы урыннарында да хилафлыклар ачыкланган.

«Эвакуацион чыгу юлларының тиешле таләпләргә туры килмәве төп хилафлыклар рәтенә керә. Моннан тыш, эвакуация юлларында сәүдә үзәкләре урнашкан», - дип искәртте Максим Трущин.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Татарстанда кеше күп йөри торган барлыгы 6162 объектны тикшерәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100