news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкил подъезд янында тәмәке тарту тыелуны хуплады

Тиешле канун проекты быел җәй Дәүләт Думасына кертелгән булган.

(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ", Валерия Белова). Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкил Сария Сабурская федераль депутатларның подъезд яннарында тәмәке тартуны тыя торган тәкъдимен хуплады.

“Тәмәке тартучы бу гадәте белән үзенә генә түгел, якындагыларга да зыян сала. Шул ук вакыта сәламәтлекне саклау һәр кешенең конституцион хокукы булып тора. Шунлыктан, тәмәке тартуны тыя торган урыннарның артуы кеше хокукларын бозуга керми”, – дип җиткерде “Татар-информ” корреспондентына Сабурская.

Искәртеп үтик, быел июнь аенда Федерация Советы әгъзаларыннан торак йорт подъездларыннан 10 метрдан да ким булмаган арада тәмәке тартуны тыю турында Дәүләт Думасына тиешле канун проекты кертелде. Бүген иртән Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының парламентарийлар тәкъдимен хуплавы билгеле булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot