news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкил гражданнарның сорауларына җавап бирәчәк

«Кайнар элемтә»нең телефоны: (843) 236-00-71

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). 9 апрельдә 9.00-16.00 сәгатьтә Татарстанда Кеше хокуклары буенча Тулы вәкаләтле вәкил сәламәтлек мөмкинлекләре чикле гражданнарның хокуклары үтәлү мәсьәләләре буенча «кайнар элемтә» үткәрәчәк.

Гражданнарның сорауларына Татарстанда Кеше хокуклары буенча Тулы вәкаләтле вәкил аппараты, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия Социаль иминиятләштерү фондының Татарстан буенча идарәсе, Татарстанда Медицина-социаль экспертиза баш бюросы вәкилләре җавап бирәчәк.

«Кайнар элемтә”нең телефоны: (843) 236-00-71.

Сорауларны +7 (939) 345-37-50 номеры буенча WhatsApp мессенджерына юлларга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot