news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил итеп кабат Сәрия Сабурская сайланды

Сәрия Сабурская өчен 87 кеше тавыш бирде.

Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил итеп кабат Сәрия Сабурская сайланды
Рамил Гали

(Казан, 20 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Сәрия Сабурская Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил итеп кабат сайланды. Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының уникенче утырышында шул хакта билгеле булды.

Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилне сайлау мәсьәләсе күтәрелде.

Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров бердәнбер кандидат итеп Сәрия Сабурскаяны тәкъдим итте.

Сәрия Сабурская өчен 87 кеше тавыш бирде, бер кеше каршы булды. Сәрия Сабурская депутатлар алдына чыгып, ант бирде.

Сәрия Сабурская 2010 елның 8 июленнән бирле Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазифасында эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot