news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кешеләргә этләр һөҗүм итү очраклары ешайды: хакимият нишләргә тәкъдим итә?

Татарстанда 2025 елның биш аенда 2,2 меңнән артык кешене эт талаган.

Татарстанда кешеләргә этләр һөҗүм итү очраклары ешайды: хакимият нишләргә тәкъдим итә?
Фото: © «Татар-информ»

Татарстанда кешеләргә сукбай этләр һөҗүм итү очракларының рекордлы саннары теркәлә. Элегрәк кертелгән «аулау – стерилизацияләү – вакцинация ясау – кире җибәрү» системасы вазгыятьне яхшыртмый. Республика халкы сукбай хайваннардан зыян күрә, үлем очраклары да шактый. Хакимият проблеманы ничек хәл итәргә тәкъдим итүен «Татар-информ» ачыклады.

Татарстанда кешеләргә сукбай этләр һөҗүм итү очракларының рекордлы саннары теркәлә

Фото: © «Татар-информ

Татарстан кешеләргә этләр һөҗүм итү очраклары саны рейтингында антилидерлар арасында

Шушы көннәрдә Татарстан прокуратурасы 2024 елның ноябрендә Самосыровода 17 эт хатын-кызны талаган видеоны урнаштырды. Фаҗига узган елның ноябрендә булды. Бу очракка 77 яшьлек ир-атның катнашы булу ачыкланды. Тикшерү версиясе нигезендә, ул хайваннарының Тынычлык урамындагы сәнәгать базасыннан мөстәкыйль рәвештә чыгып йөрүенә юл куйган. Нәтиҗәдә аның этләре хатын-кызны талап үтерде.

Саксызлык сәбәпле үлемгә китерүдә гаепләнүче ир-ат суд каршында җавап тотачак. Җинаять эше карау өчен Казанның Совет район судына җибәрелгән.

Бу Татарстанда булган бердәнбер очрак түгел. Быел гыйнварда Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә 68 яшьлек хатын-кызга этләр көтүе ташланды. Хатын-кыз хастаханәгә эләкте. Ачыкланганча, этләр хуҗасыз булмаган, әмма үзләре генә урамда йөргән.

Февральдә Яшел Үзәндә бер көтү сукбай этләр ике балага һөҗүм итте. Укучы балаларны узып баручы кешеләр коткарып калды. Апрельдә Казанның Җиңү Проспектында этләр кечкенә бала белән йөргән хатын-кызга ташланды.

Татарстан кешеләргә сукбай этләр һөҗүм итү очраклары саны буенча Россия төбәкләре рейтингында антилидер булды

Фото: © «Татар-информ»

Мондый очраклар шулай ук республиканың Түбән Кама, Азнакай, Лениногорск, Менделеевск, Тукай районнарында да булды. Мәсәлән, узган ел Түбән Кама районының Зур Афанасово бистәсендә тугыз яшьлек кызны эт тешләде. Хайванны ауламаганнар, ул һаман урамда йөри.

Апрельдә «Известия» газетасы Татарстан кешеләргә сукбай этләр һөҗүм итү очраклары саны буенча Россия төбәкләре рейтингында антилидер булды, дип язды. Узган елда барлыгы 6,4 мең очрак теркәлгән. Ә 2025 елның апреленә булган мәгълүматларга караганда, республикада 1,8 мең татарстанлыга хайваннар һөҗүм итү сәбәпле медицина ярдәме күрсәтелгән.

Сукбай хайваннар турында хәбәр итеп мөрәҗәгать итүчеләр саны 45 процентка арткан

Татарстанда 2024 елның июленнән 2025 елның июленә кадәр цифрлы системалар аша сукбай хайваннар турында 2,4 меңнән артык хәбәр кабул ителгән. Шикаятьләр «Халык контроле», «Инцидент менеджмент» мәгълүмат системаларына һәм «Дәүләт хезмәтләре. Бергәләп хәл итәбез» кире элемтә платформасына юлланган.

Әгәр узган елларның шул ук чорындагы мәгълүматларны чагыштырсак, мөрәҗәгатьләр саны барлык чыганакларда да арткан. 2025 елның яртыеллыгында – 45 процентка, ягъни бер ярым тапкырга диярлек.

Яшел Үзән, Чистай һәм Әлмәт районнарында яшәүчеләрдән шикаятьләр саны сизелерлек дәрәҗәдә арткан. Мәсәлән, Яшел Үзән районында – 3,5 тапкырга.

«Инцидент менеджмент» системасы мәгълүматларына караганда, иң күп санлы мөрәҗәгатьләр 2024 елның ноябреннән 2025 елның мартына кадәр кабул ителгән. Шул ук вакытта узган елның ноябре һәм 2025 елның феврале иң проблемалы айлар булган: 252 һәм 206 мөрәҗәгать кабул ителгән.

Татарстанлылар җәмәгать урыннарында, шул исәптән мәктәпләр, балалар бакчалары янында һәм урамнарда көтүе белән сукбай этләр йөрүгә һәм кешеләргә һөҗүм итүгә зарланган.

«Бу проблемага игътибар итсеннәр өчен тагын күпме кеше зыян күрергә тиеш?»

Хәбәрләрдә татарстанлылар этләрне аулау хезмәтенең нәтиҗәсезлегенә зарлана. Алар полициягә юллаган шикаятьләрнең нәтиҗәсе юк, дип белдерә. Ата-аналар балаларын үзләрен генә өйдән чыгарып җибәрергә курка, зурлар үзләре дә агрессив этләрдән шүрли.

«Бу проблемага игътибар итсеннәр өчен тагын күпме кеше зыян күрергә тиеш? Бу юлы бу безнең гаиләгә дә кагылды. 3 июньдә көндез 65нче даруханә тирәсендә Ленин урамы буйлап тыныч кына (комментаторларның сорауларына алдан ук җавап бирәм – аек хәлдә) барган әтиемә арттан эт ташланды һәм аягын тешләде. Ярый әле бик үк каты таламады. Әмма барыбер котырудан прививкалар ясатырга туры килде (җиде укол). Шәһәрдә бу сукбай этләр проблемасын хәл итәргә җыеналармы? Әллә алга таба да кешеләрне этләр талаячакмы? Баланы кибеткә җибәрергә дә куркыта, этләр көтүе ташланса, ул алардан котыла алырмы?» - дип язган социаль челтәрләрдә аноним автор.

«Чаллы шәһәре администрациясенә мөрәҗәгать итәргә телим. Бүген минем 8 яшьлек оныгымны кич белән Үзәк урамда, 6нчы номерлы балалар бакчасы янында велосипедта йөргәндә сукбай эт тешләгән. Бу эт капка ачык чакта бакча территориясенә дә кереп йөри. Чаралар күрүегезне һәм балаларыбызны сукбай этләр һөҗүменнән саклавыгызны сорыйбыз. Без хәзер кая мөрәҗәгать итәргә тиеш? Ә ул котырган булса? Баланы әти-әнисе хастаханәгә алып китте. Моның өчен кем җавап бирергә тиеш?» - диелә тагын бер хәбәрдә.

«Бүген Фрунзе урамы, 20 йорт янында балалар мәйданчыгында уйнаган балага этләр ташланды. Бу инде икенче очрак. 7 апрельдә шул ук мәйданчыкта кыз баланы тешләделәр», - дип яза Казанда яшәүче хатын-кыз.

Мондый хәбәрләр социаль челтәрләрдә генә түгел, «Халык контроле» системасында да бар: «10 сукбай эт (алабай, кавказ һ.б. токымлы), кешеләргә ташлану куркынычы бар. Мөрәҗәгать итүче кеше этләрдән көчкә котылган. Ашыгыч ярдәм чакырудан баш тартты. Элегрәк мөрәҗәгать иткәне булган, чаралар күрүче булмаган».

«Кызым йорт хайваныбызны муенчаклы бау белән урамда йөрткәндә, йорт хайванына ике сукбай эт һөҗүм итте. Икенче көнне (28 мартта) этләрне аулау өчен гариза юлладым. Нәтиҗә булмады. 9 апрельдә кабат шалтыраттым, этләр инде стерилизацияләнгән, аларны кире кайтарырга кирәкми, дип хәбәр иттем. 10 апрельдә этләрне аулаячаклар, диделәр. Нәтиҗәдә этләр шул ук урында иректә йөри», - дип язган мәгълүмат системасында Әлмәттә яшәүче хатын-кыз.

Приюттагы хайванны физик газаплардан коткарыр өчен генә үтерергә ярый

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

«Система кертелгәннән бирле ауланган хайваннар саны динамикасы кими башлады»

Татарстанлылар мөрәҗәгатьләрендә ашыгыч рәвештә чаралар күрүне таләп итә: «Моны берәр ничек хәл итәргә кирәк, балалар да, зурлар да, өлкән яшьтәге кешеләр дә җәфалана! Тиешле органнардан бу проблеманы хәл итүләрен сорыйм», «Этләрне аулау буенча административ чаралар күрүне сорыйм».

Татарстанда хуҗасыз этләргә карата шактый гуманлы механизм кулланыла. 2018 елда кабул ителгән хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт турындагы федераль закон нигезендә, аларны урамда аулыйлар, стерилизациялиләр һәм вакцинация ясыйлар. Шуннан соң аларны яшәгән урынына кайтаралар. Этләрне махсус үтерү тыелган, шул исәптән приютларда яши торган хайваннарны да.

Приюттагы хайванны физик газаплардан коткарыр өчен генә үтерергә ярый. Бу яшәргә сәләтсез хайваннарга кагыла. Аның дәвалап булмый торган чирдән интегүен ветеринария табибы расларга тиеш. Шулай ук каты җәрәхәтләнү сәбәпле яшәргә сәләтсез булган хайваннар да искәрмә булып тора.

«Аулау – стерилизацияләү – вакцинация ясау – кире җибәрү» системасы Россиянең күп кенә төбәкләрендә һәм бөтен дөньяда кертелә. Татарстанда ул 2020 елның 1 гыйнварыннан бирле гамәлдә, дип сөйләде «Татар-информ»га Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов.

«Әлеге система кертелгәннән бирле ауланган хайваннар саны динамикасы кими башлады. 2022 елда 13,3 меңнән артык, 2023 елда 11,9 меңнән артык, 2024 елда 9,9 меңнән артык, 2025 елның беренче яртыеллыгында 4,7 меңнән артык хайванны аулаганнар. 2022 елдан 2024 елга кадәр ауланган этләр саны 25,6 процентка кимегән», – дип хәбәр итте ул.

Ногманов шулай ук Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе мәгълүматларын китерде. 2024 елның биш аенда республикада 2,7 меңнән артык сукбай эт тешләү (шул исәптән селәгәйләү һәм тырнау) очрагы теркәлгән. Агымдагы елның шушы ук чорында 2,2 меңнән артык татарстанлыны эт тешләгән. 2024 ел белән чагыштырганда бу 437 очракка азрак.

Илдар Ногманов: Сукбай хайваннарның санын киметү өчен, төбәктә кимендә 70 процент этне стерилизацияләргә кирәк

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

«Төбәктә кимендә 70 процент этне стерилизацияләргә кирәк»

Әмма Татарстанның һәм башка төбәкләрнең тәҗрибәсе күрсәткәнчә, әлеге система планлаштырылганча нәтиҗәгә китерми, дип белдерде Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары.

Ногманов әйтүенчә, моның сәбәбе берничә. Беренчесе – этләрнең аз өлешен стерилизацияләү. «Сукбай хайваннарның санын киметү өчен, төбәктә кимендә 70 процент этне стерилизацияләргә кирәк. Бу хуҗасыз хайваннарга да, йорт хайваннарына да кагылырга тиеш. Практикада ауланган этләрнең барысын да стерилизациялиләр, ә хуҗалары булган этләргә бу процедура ясалмый диярлек. Нәтиҗәдә көчекләр контрольсез туа һәм этләрнең популяциясе арта», - дип аңлатты ул.

Мондый көчекләрне урнаштыру авыр, хуҗалар моның белән шөгыльләнми, дип өстәде агентлыкның әңгәмәдәше. «Аларны ферма, предприятие территорияләрендә ташлап калдыру җиңелрәк. Алар урамда йөри торган сукбай этләр булып үсә. Бу хуҗасыз этләрнең популяциясе артуга китерә. Кешеләр стерилизацияләүнең әһәмияте һәм хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт турында аз белә. Безнең гражданнар стерилизацияләү өчен акча түләргә әзер түгел. Хайваннарны стерилизацияләү өчен дәүләт программалары юк, халыкның аз керемле катламнары өчен генә булса да», – дип ассызыклады ул.

Моннан тыш, Ногманов сөйләгәнчә, балаларына дип эт сатып алган, ә аннары хайванны карый алмыйча аны урамга чыгарып ташлаган хуҗалар бар. «Бу хайваннар сукбай этләр арасында йөри башлый. Бу шулай ук хуҗасыз этләрнең популяциясе артуга китерә. Әлеге мәсьәләне хәл итәргә, җинаять җаваплылыгы кертергә кирәк», - диде ул.

Контрольсез туган көчекләрне урнаштыру авыр, хуҗалар аларны ферма, предприятие территорияләрендә ташлап калдыру ягын карый

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

«2026-2028 елларда хуҗасыз этләр саны кимүне көтәбез»

Өченче сәбәп – Татарстанда приютлардагы этләрне урнаштыру системасы начар эшли, дип аңлатты Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары.

«Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә яхшы тәҗрибә күзәтелә. Анда аулаганнан соң этләрнең бик азы гына кире урамга кайтарыла, чөнки күбесен урнаштыралар. Кире кайткан эт, стерилизацияләнгән булса да, барыбер этләр көтүенә ияреп йөри. Димәк, ул кешеләр өчен куркыныч», – дип ассызыклады ул.

«Аулау – стерилизацияләү – вакцинация ясау – кире кайтару» системасы нәтиҗәле эшләсен өчен, халыкны хайваннарын стерилизацияләү өчен стимуллаштырырга кирәк. Кешеләр этләрне урамга чыгарып ташламасын өчен хуҗаларны кырыс контрольдә тотарга һәм этләрне гаиләләргә урнаштыруны стимуллаштырырга кирәк, дип саный Ногманов.

«Хуҗасыз хайваннар санын шулай гына киметеп булачак», - дип белдерде ул.

Закон нигезендә, быелның гыйнварыннан Татарстанда этләрне теркәү һәм чип куйдыру мәҗбүри. Бу чара хуҗалар хайваннарына карата җаваплырак карасын өчен кертелде.

«Быел Татарстанда хайваннарны тулысынча теркәгән һәм чип куйдырганнар соң 2026-2028 елларда хуҗасыз этләр саны кимүне көтәбез. Чөнки һәр ташлап калдырылган этнең яки берүзе урамда йөрүче хайванның хуҗасы билгеле булачак. Һәм без аңа карата административ йогынты чараларын куллана алачакбыз», - дип билгеләде мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше.

Татарстанда приютлардагы этләрне урнаштыру системасы начар эшли

Фото: © «Татар-информ»

«Закон чыгаручылар бер бик мөһим аспектны – кешеләрне яклауны исәпкә алмаган»

Хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт турындагы федераль законга төзәтмәләр кертергә кирәк. Әлеге закон барлык хайваннарга, шул исәптән хуҗасыз этләргә карата гуманлы мөнәсәбәт булдырырга кирәк булган шартларда кабул ителде, дип белдерде «Татар-информ»га Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин.

«Бу идея хәзер дә төп максат булып тора. Әмма ул вакытта закон чыгаручылар бер бик мөһим аспектны – кешеләрне яклауны исәпкә алмаган. Хуҗасыз хайваннарга һәм йорт хайваннарына карата гуманлы мөнәсәбәт булдыру, иминлекне тәэмин итү максаты белән приютлар оештыру өчен берничә мәсьәләне, шул исәптән финанс мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк», - диде ул.

Парламентарий ассызыклаганча, хәзерге вакытта килеп туган проблемаларның төп сәбәпчесе – кеше. «Кешеләр барысы да хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәттә түгел. Хайваннар элеккеге хуҗаларының начар мөнәсәбәте аркасында урамда сукбай хайван булып йөри башларга мөмкин. Кайберәүләр йорт хайванын урамда ташлап калдыра. Төрле хәлләр була, ләкин болар барысы да – кешеләрнең мөнәсәбәтенең нәтиҗәсе», - диде ул.

Депутат фикеренчә, хайваннарга карата мөнәсәбәт җәмгыятьнең цивилизациялелегенең дәрәҗәсен күрсәтә. «Хайваннарга карата дөрес, чын-чынлап гуманлы мөнәсәбәт күрсәтә ала башлагач, без үзебезне цивилизацияле җәмгыять дип атый алачакбыз. Без бу максатка таба барабыз, ләкин әле бик күп эшләр башкарасы бар», - диде ул.

Россия Хөкүмәте 7 июльдә хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләсенә бәйле чаралар планын раслады

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Россиядә хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү өчен чаралар планын булдырдылар

Россия Хөкүмәте 7 июльдә хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләсенә бәйле чаралар планын раслады. Документ РФ Министрлар Кабинеты сайтында урнаштырылган.

План федераль закон проектларын әзерләүне һәм аларны хөкүмәткә кертүне күздә тота. Алар йорт һәм кыргый хайваннарны тоту һәм үрчетүне җайга салачак.

Моннан тыш, гражданнарның хайваннарның кеше гомеренә һәм сәламәтлегенә зыян китерүе яисә зыян китерү куркынычы турындагы мөрәҗәгатьләренә җавап бирү системасын, йорт хайваннарын ирекле рәвештә стерилизацияләү, вакцинация ясату һәм маркировкалауны стимуллаштыру механизмнарын кертү планлаштырыла.

Федераль закон проектлары шулай ук оешмаларның һәм муниципаль берәмлекләрнең хуҗасыз хайваннарга карата гамәлләрен җайга салуга кагылачак. Монда хайваннарны яңа хуҗаларга тапшыру мәсьәләләре, приютларга җибәрү тәртибе каралачак. Хайваннар тиешенчә каралмаган очракта алар хуҗасыннан алыначак һәм приютларга урнаштырылачак.

Закон проектларын берьюлы җиде министрлык һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Росприроднадзор) әзерләячәк. Бу эшне алар 2026 елның маена кадәр тәмамларга тиеш.

«Кешеләрне яклаган очракта, без хайваннарга карата гуманлы мөнәсәбәт турында һич тә онытмаячакбыз»

Фото: © Владимир Васильев / Татар-информ

«Кешеләрне яклаган очракта, без хайваннарга карата гуманлы мөнәсәбәт турында һич тә онытмаячакбыз»

Бу кешеләрнең иминлеге белән бәйле проблеманы хәл итү өчен хаталарны, тәҗрибәне исәпкә алып, камилләштереп бетерелгән документ, диде Россия Хөкүмәте карары турында Метшин.

«Кешеләрне яклаган очракта, без хайваннарга карата гуманлы мөнәсәбәт турында һич тә онытмаячакбыз. Этләрне аулау, теркәү, чип куйдыру, стерилизацияләү кебек өстәмә чаралар ике мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итәргә тиеш – хайваннарга карата гуманлы мөнәсәбәт һәм кешеләрнең иминлеге. Икенче өлешне без тәэмин итмәдек. Тиешле карарлар кабул итмәү, кирәкле чаралар күрмәү сәбәпле, кызганыч, кешеләргә хайваннар һөҗүм итү һәм зыян күрүчеләр үлү очраклары ешайды», - дип ассызыклады депутат.

Аның сүзләренчә, кабул ителгән документ әлегә бөтен мәсьәләләргә дә кагылмый.

«Әмма бу әлеге проблемаларны хәл итүгә таба җитди адым. Безгә бу мәсьәләгә кагылышлы законнарны камилләштерергә кирәк. Алда безне зур эш көтә», – дип билгеләде парламентарий.

news_right_1
news_right_2
news_bot