news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кеше гомеренең көтелгән озынлыгы күрсәткече арткан

Татарстанда кеше гомеренең көтелгән озынлыгы арткан. Бу хакта республика Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау комиссиясендә сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин сөйләде.

«Бүген Татарстан Республикасы Россия Президенты Указы нигезендә билгеләнгән планлы күрсәткечләргә иреште. 11 ай нәтиҗәләре буенча гомер озынлыгы 74,59 яшь тәшкил иткән. Россия Федерациясе субъектлары арасында республика – 15 нче, Идел буе федераль округында 1 нче урынны алып тора», – дип билгеләп үтте ул.

Министр сүзләренчә, гомернең көтелгән озынлыгы – гражданнар һәм ил иминлегенең иң мөһим база күрсәткече.

Шул ук вакытта, ел йомгаклары буенча, Татарстанда гомуми үлем күрсәткечләре арткан һәм мең кешегә 11,3 булган. бу Идел буе федераль округындагы иң түбән күрсәткеч һәм республика 22 нче урынны алып, Россия төбәкләре арасында үз позициясен саклап калган.

news_right_1
news_right_2
news_bot