news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кемнәрнең программистлардан күбрәк акча эшләве билгеле булды

Татарстанда кемнәрнең программистлардан күбрәк акча эшләве билгеле булды
Фото: © «Татар-информ»

Хәзерге вакытта Татарстанда программистның уртача хезмәт хакы 136 мең сумга җитә, бу ел башына караганда 13,5 мең сумга артыграк. Шуның белән бергә, шул исәптән IT-өлкәдә дә күбрәк акча эшләргә мөмкинлек бирә торган һөнәрләр һәм вазифалар бар.

«Җәй нәтиҗәләре буенча керем дәрәҗәсе ягыннан гейм-дизайнер һөнәре (350 мең сум) – беренче, кытлык бик зур булган дата-сайентистлар (240 мең сум) - икенче урында, керем дәрәҗәсе буенча идарәче вазифалар алдагы берничә позицияне били», - дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына hh.ru сервисы матбугат хезмәтендә.

Шулай ук керемнәре программистларның хезмәт хакыннан (137 мең сум) артып киткән берничә һөнәр бар. Алар рәтенә Е категорияле машина йөртүче (250 мең сум), эретеп ябыштыручы (156 мең сум), токарь, фрезерчы, шомартучы (152 мең сум) кебек эшче профессияләрне кертергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot