news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кемнәр августта арттырылган хезмәт хакы алачагын әйттеләр

Шимбә, 30 августта, Татарстанда Республика көне билгеләп үтеләчәк. Бу көн бәйрәм көне санала, шуңа күрә биш көнлек график белән эшләүче татарстанлылар ял итәчәк. Әмма 30 августта сменалы график белән эшләүчеләр, шулай ук татарстанлыларның башка категорияләре эшләячәк. Бу көнне эшләгән өчен ничек түләячәкләр – «Татар-информ» материалында.

РФ Хезмәт кодексының 153 маддәсе нигезендә, бәйрәм көнендә эшләгән өчен икеләтә күләмдә хезмәт хакы түләнергә тиеш. Димәк, 30 августта эшкә чыккан татарстанлылар, бәйрәмдә эшләгән көн өчен икеләтә күләмдә түләү алу сәбәпле, югары хезмәт хакы алачак.

Әгәр хезмәткәр бәйрәм көнендә көне буе түгел, ә, мәсәлән, ярты эш көнен эшләсә, бу көнне эшләгән сәгатьләр икеләтә күләмдә түләнә.

Шул ук вакытта татарстанлыларның сайлау мөмкинлеге булачак: икеләтә күләмдә түләү алыргамы яисә бәйрәм көнне эшләгән өчен өстәмә ял алыргамы. Икенчесен сайлаган очракта, бәйрәм көнендә эшләгән өчен түләү икеләтә арттырылмый.

news_right_1
news_right_2
news_bot