Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда кечкенә бала үлгән юл һәлакәтенә бәйле җинаять эше кузгатылган
Азнакай районында ике яшьлек бала үлгән юл-транспорт һәлакәтенә бәйле җинаять эше кузгатылган. Җинаять эше, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм кеше үлеменә китерү маддәсе буенча алып барыла.
Һәлакәт булган урынга Азнакай шәһәр прокуроры Рим Сөнгатуллин чыкты. Юл хәрәкәте иминлеге турындагы законнарның үтәлешен тикшерү оештырылды, дип аңлатты Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
Моңарчы «Татар-информ» Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә кечкенә бала үлүен һәм тагын дүрт кеше, шул исәптән ике бала зыян күрүен хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз