news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кече яшьтәге балаларны бакчаларга урнаштыру мәсьәләсе күтәрелде

Республиканың 22 муниципаль районында мәктәпкәчә белем бирү мөмкинлеге 100 процент тәшкил итә.

Татарстанда кече яшьтәге балаларны бакчаларга урнаштыру мәсьәләсе күтәрелде
Рамил Гали

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның тугыз муниципалитетында кече яшьтәге балаларны балалар бакчаларына урнаштыру мәсьәләсе көн кадагында тора. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

«Чиратта торучылар арасында гомуми санның 50 проценты Казанга туры килә, 20 проценты — Чаллыда, 10 проценты Әлмәттә яши. Кече яшьтәге балаларны бакчаларга урнаштыру проблемасы Яшел Үзән, Түбән Кама, Лаеш, Питрәч, Биектау, Арча районнары өчен актуаль», — дип сөйләде ул.

Һадиуллин сүзләренчә, 2020 ел башына балалар бакчаларына урнашу чиратына 16 меңгә якын бала теркәлгән. «Өч яшькә кадәрге 10 мең бала — мохтаҗ, әмма алар бу уку елында урыннар белән тәэмин ителмәгән», — дип ачыклык кертте ул.

Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары республиканың 22 муниципаль районында барлык яшь категорияләрдәге балалар өчен мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге 100 процент тәэмин ителгән дип белдерде. «Татарстанда 2013-2015 елларда 30 меңгә якын өр-яңа мәктәпкәчә урыннар булдырылды, бу — балалар бакчаларына чиратны киметүнең бер ысулы», — дип сөйләде Илсур Һадиуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100