news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда “Кече шәһәр театрлары” проектының беренче спектаклен Әлмәт театры чыгара

Театр 6 октябрьдә Мольерның “Әҗәлгә дару бар диләр...” комедиясе белән яңа сезонын ача.

(Казан, 29 сентбярь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Россиянең кече шәһәр театрлары” федераль проекты буенча куелган беренче спектакльне Әлмәт татар дәүләт драма театры чыгара, дип хәбәр итә Татарстан сәнгать әһелләре берлегенең матбугат хезмәте. Театр 6 октябрьдә Мольерның “Әҗәлгә дару бар диләр...” комедиясе белән яңа сезонын ача. Башлана – 19.00

“Безнең театр Мольерга беренче тапкыр мөрәҗәгать итә. Спектакльне Санкт-Петербург режиссеры Елена Кузина куя. Актерлык тренинглары буенча махсуслашкан белгеч. Шуңа күрә репетиция процессының әһәмиятле бер өлеше булып актерлык тренинглары тора. Спектакльнең жанры - фарс”, - дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Пьесаны театр директоры Фәридә Исмәгыйлева тәрҗемә иткән. Сценография - Иван Мальгин; костюмнар - Иван Мальгин, Елена Чиркова (Екатеринбург); пластика – Алинә Мостаева. Спектакльдә А.Шнитке музыкасы яңгырый.

Төп герой Сганарель ролен Илшат Агеев белән Алмаз Шаһимәрданов чиратлашып башкаралар.

Бу бәяннең төп каһарманы – Сганарель. Көтмәгәндә-уйламаганда аның белән мәзәк вакыйга була: Сганарельне могҗизаи дәвалау сәләтенә ия табиб дип таныйлар.  Ничарадан бичара дәвачыга әйләнгән бу хәйләкәр һәм сөйкемле утынчы, белеме, тәҗрибәсе булмауга карамастан, яңа шартларга бик тиз ияләшә, ролен шәп башкара. Җитмәсә, яшь гашыйкларга кавышырга булыша. «Әҗәлгә дару бар диләр...» һәрвакытта да судан коры чыгу аркасында мин-минлекләре күпергән буш куыкларга ишарә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100