news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кече нефть компанияләре «кара алтын» чыгаруны арттырган

Татарстан Президенты кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән 2019 елның тугыз аенда башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үткәрде.

Татарстанда кече нефть компанияләре «кара алтын» чыгаруны арттырган
tatarstan.ru

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның кече нефть компанияләре 2019 елның гыйнвар-сентябрь айларында 5 миллион 353 мең тонна «кара алтын» чыгарган. Бу 2018 елга караганда 10 мең тоннага диярлек артыграк. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шул хакта хәбәр итте.

Татарстан Президенты искәрткәнчә, быелның өченче кварталы нәтиҗәләре буенча республикада тулаем алганда нефть табу күләме 2,2 процентка арткан. Барлыгы 27,4 миллион тонна «кара алтын» чыгарылган, бу 2018 елга караганда 580 мең тоннага күбрәк. Әлеге күләмнең 5,3 миллион тоннасы кече нефть компанияләре өлешенә туры килә.

«Кече нефть компанияләре 122 миллиард сумлык продукция төяп озаткан. Алар эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлык дәрәҗә бюджетларга 88 миллиард сум күләмендә салым күчерелгән. Бу республика территориясендә мобилизацияләнгән салым һәм салым булмаган керемнәр күләменең 11 проценты дигән сүз», - диде Рөстәм Миңнеханов. Нефть сәнәгатенең тотрыклы эшләве нәтиҗәсендә Татарстанда сәнәгый җитештерү индексы 101,3 процент тәшкил итә, дип өстәде ул.

ТР Президентының матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, кече нефть компанияләре җитәкчеләреннән тыш, киңәшмәдә «Татнефть» компаниясе башлыгы Наил Маганов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100