news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кече һәм урта бизнес вәкилләрен мәгълүмат белән тәэмин итүдә яңа портал эшли башлады

Аннан файдалану — бушлай

 (Казан, 4 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Кече һәм урта бизнес вәкилләрен мәгълүмат белән тәэмин итүдә яңа портал эшли башлады. Анда теркәлү һәм портал хезмәтләреннән файдалану — бушлай.

Яңа электрон ресурс бүген ТР Министрлар Кабинетында журналистларга презентацияләнде. Анда ТР икътисад министры Артем Здунов, “ТРның дәүләт заказы, инвестицион эшчәнлек һәм төбәкара элемтәләр буенча агентлык” дәүләт унитар предприятиесе директоры Яков Геллер катнашты.

Артем Здунов сүзләренчә, әлеге портал эшмәкәрләргә үз товарларын сатуга чыгарырга һәм төрле төбәкләрдә нинди продукциягә ихтыяҗ булуын белергә ярдәм итәчәк.

Әлегә порталның каралама варианты гына эшли. Әмма Яков Геллер вәгъдә биргәнчә, сайтның дизайны якын арада тулысынча эшләп бетереләчәк һәм ул тулы көченә эшли башлаячак. Шулай ук порталны кирәкле документлар белән тулыландыру да күздә тотыла. “Без мәгълүмат шлюзы булдырырга теләдек. Моның өчен бары теркәлү узарга кирәк. Әгәр дә аннан файдаланучы электрон язылу узса, ул кеше сату-алу мәйданчыгында да катнаша ала. Резидент икән, ул чагында гади файдаланучы гына булып кала”, - дип аңлатма бирде ул. Порталның тагын бер уңай ягы бар — анда моңа кадәр эшләгән рәсми ресурслар берләштерелгән.

ТР Икътисад министрлыгы белән бергә эшләнелгән порталда әлеге министрлыкның мәгълүматларын да күрергә мөмкин. Порталда 15 кеше теркәлү узган инде.

Артем Здунов: “Эшмәкәрләргә, үз продукцияләрен Татарстаннан читкә чыгару мөмкинлеге тудыра торган бу беренче адым. Еш кына алар хәтта сәүдә мәйданчыкларында да катнаша алмый, чөнки аларны анда кертмиләр. Яңа эшли башлаган http://smb.tattis.ru порталы исә моңа ярдәм итәчәк”, - дип искәртте.

“Безнең министрлык һәм дәүләт заказлары буенча агентлык илдә иң яхшы сайтлар гына булдыра. Дәүләт заказы системасы Россиянең иң яхшы ресурсы исеменә ия булды. Федераль сәүдә мәйданы да шундый ук танылу алды. Бу сайтны да без иң яхшы итәргә телибез”, - диде Яков Геллер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100