news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кече һәм урта бизнес өчен җаваплы түрәләр имтихан тотачак

"Без кече һәм урта бизнеска мөнәсәбәтне үзгәртергә телибез. Моның өчен кешеләрне әзерләргә кирәк", - диде бу хакта Рөстәм Миңнеханов

 (Казан, 18 июнь, Татар-информ, Арсений Маврин,Гөлүзә Василова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада эшмәкәрлекне үстерү өчен җаваплы түрәләрдән имтихан алырга тәкъдим итте. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә белдерелде.

Бүген Татарстан Президенты рәислегендә узган киңәшмәдә министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, шәһәр, район һәм эре оешмалар башлыклары катнашты.

РФ Саклык банкының "Татарстан банкы" бүлеге идарәчесе Рушан Сәхбиев, шушы көннәрдә IT-паркта беренче офлайн-чара узды һәм 300 кеше дизайн-фикерләү нигезләренә өйрәнделәр, дип белдерде.

Россия Саклык банкы белән Google компаниясенең "бизнес-класс" эшмәкәрләрен бушлай өйрәтү программасы республика районнарында көтелгәнчә популяр түгел. "17 июньгә 5654 кеше теркәлгән. Әмма бары тик 46 проценты, яки 2600 кеше генә актив шөгыльләнә", - диде ул.

"Без кече һәм урта бизнеска мөнәсәбәтне үзгәртергә телибез. Моның өчен кешеләрне әзерләргә кирәк. Бу искиткеч программа яңа дәрәҗәгә чыгу мөмкинлеге бирәчәк. Беренче чиратта, районда кече һәм урта бизнес өчен җаваплы һәр белгеч бу программаны узарга тиеш! - диде Рөстәм Миңнеханов. - Мин бу эшне ахырына кадәр алып баруыгызны сорыйм. Программа тәмамлангач, укуларда булган иң яхшы белгечләрне чакырабыз һәм район вәкилләре өчен аттестация үткәрәбез", - диде республика Президенты.

news_right_1
news_right_2
news_bot