news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары саны биш елда 15 процентка арткан

Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары саны биш елда 15 процентка арткан. Шул ук вакытта гомумән Россиядә әлеге күрсәткечнең үсеше 11 процентны тәшкил иткән. Бу хакта республика Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында ТР Рәисе каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев хәбәр итте.

«Бу безнең күрсәткечләр Россиядәге уртача күрсәткечләргә караганда яхшырак булу турында сөйли. Шулай ук бу республикада бизнес алып баруның җәлеп итүчәнлеген күрсәтә», – дип белдерде Татарстан Республикасы Рәисенең ярдәмчесе.

Габделганиев сүзләренчә, сораштырылган эшмәкәрләрнең 33 проценты кадрлар кытлыгын кичерми, сораштырылганнарның 12,5 проценты бу проблеманы мөстәкыйль рәвештә хәл итә алган.

«Әмма сораштыруда катнашкан эшмәкәрләрнең яртысы әлеге фактор аларның эшчәнлеген гамәлгә ашыру процессына тискәре тәэсир итүен билгеләп үтте», - дип ассызыклады ул.

2024 елдагы мәгълүматларга караганда, Татарстанда 170 меңнән артык кече һәм урта бизнес субъекты теркәлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot