Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны 182 меңгә җитте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
2025 елның 10 маена Татарстанда кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны 182 меңгә җитте, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына республика Икътисад министрлыгы матбугат хезмәтендә.
«Республикада 182 меңнән артык кече һәм урта эшкуарлык субъекты теркәлгән. Үзмәшгульләрне дә исәпкә алып, мәшгульләр саны 837 меңнән артып китә», - дип хәбәр иттеләр республика ведомствосы матбугат хезмәтендә. Чагыштыру өчен: узган ел ахырына Татарстанда 170 меңнән артык кече һәм урта бизнес субъекты теркәлгән.
Татарстан эшкуарларының МСП.РФ цифрлы платформасында урнаштырылган 50дән артык төбәк ярдәм чарасын алу мөмкинлеге бар. Узган ел әлеге ярдәм чараларын алырга теләк белдерүчеләрдән 30 меңгә якын гариза килгән. Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына шул исәптән товарларны маркетплейсларда урнаштыру һәм алга этәрү юнәлеше буенча да ярдәм күрсәтелә.
Бүген, 26 майда, Россия эшкуарлыгы көне билгеләп үтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз