news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Казаныш» бердәм бренды астында яңа спорт турниры гамәлгә куелырга мөмкин

Казанда «Казаныш» дип аталган яңа турнир булдырырга ниятлиләр. Ул республикада берьюлы берничә спорт төрен һәм катнашучыларны берләштерәчәк. Бу хакта Татар-информ» агентлыгына Казанның Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов хәбәр итте.

«12 августка билгеләнгән конференциядә без 2023 елда Казан шәһәренең спорт өлкәсендәге планнары хакында сөйләячәкбез, шулай ук «Казаныш» турниры өчен яңа кубок тәкъдим итәчәкбез. Быел берничә спорт чарасы башлана инде. Без бердәм бренд астында спортның берничә төре буенча яңа турнир булдырачакбыз», - дип искәртте спикер.

Моннан тыш, 12 августта Татарстан башкаласында узачак «Казаныш» конференциясендә быел Бөтенроссия ярышларында беренче урынны яулаган Казан спортчыларын бүләкләү күздә тотыла. Шулай ук 2022 елда спорт һәм физкультура өлкәсендә башкарылган эшләр хакында сөйләячәкләр, киләсе елга планнар белән уртаклашачаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100